news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия низагларны эскалацияләү белән шөгыльләнми, әмма хәлнең кискенләшүенә әзер

Россия низагларны эскалацияләү белән шөгыльләнми, әмма хәлнең кискенләшүенә әзер. РФ Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Кешеләр төрле зоналарда – Якын Көнчыгышта, Украинада эскалация белән бәйле халыкара вазгыятьнең кискенләшүеннән курка. Әмма без бу эскалация белән шөгыльләнмибез. Хәлнең кискенләшүенә һәрвакытта да икенче якта торучылар йогынты ясый. Әмма без моңа әзер. Уйлап карагыз әле, моның белән шөгыльләнә торган илләр аңа әзерме икән», - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Европада икътисад рецессия чигендә баланслана. Аның сүзләренчә, хәтта берникадәр, 0,5 процентка үсеш күзәтелсә дә, ул көньякта туризм хисабына булачак.

«Моңа без гаеплемени? Европа илләре безнең энергия чыганакларыннан баш тартты, әмма без баш тартмыйбыз бит. Әлегә кадәр Балтыйк диңгезе төбеннән уза торган бер генә линия бар, ул – «Төньяк агымы-2». Германия хакимиятенә бары тик кнопкага гына басарга кирәк. Әмма алар моны эшләми», - дип искәртте ул.

Президент билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләренең Россияне үз проблемаларында гаепләве – «икътисад, эчке сәясәт өлкәсендә җаваплылыктан качу омтылышы» ул. «Барыннан да элек икътисад, финанслар һәм эчке сәясәт өлкәсендә Көнбатыш илләре алып барган сәясәт нәтиҗәләренә карарга кирәк», - диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100