news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия мөселманнарын Корбан гаете белән котлады

«Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! » - диелгән котлауда.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады. Бу турыда Россия Президенты сайтында хәбәр ителә.

«Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

Дини бәйрәм кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.

Россия мөселманнарының ата-бабаларының бай мәдәни, рухи мирасын саклавы, үсеп килүче буында ата-бабаларыбызның тарихына, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләве куанычлы хәл.

Мөселман җәмгыятенең тормышы яхшы эшләр һәм башлангычларга бай. Социаль, мәгариф, мәгърифәтчелек инициативаларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә.
Әлбәттә, мөселман оешмаларының дәүләт һәм иҗтимагый институтлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән өлеше, илебездә милләтара һәм диниара диалогка ярдәм итү зур кыйммәткә ия.

Тагын бер кат бәйрәм белән. Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! » - диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100