news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

Һәр мөселман өчен мөһим булган бу дини бәйрәм изге Коръән нигезендә ятучы тугрылык, гаделлек һәм мәрхәмәтлек, якыннарга мәхәббәт символы булып тора.

Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Татар-информ архивы

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия дәүләте башлыгы Владимир Владимирович Путин мөселманнарны Корбан гаете бәйрәме белән котлады. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле дуслар! Сезне элек-электән Россиядә билгеләп үтелә торган Корбан гаете бәйрәме белән котлыйм.

Һәр мөселман өчен мөһим булган бу дини бәйрәм изге Коръән нигезендә ятучы тугрылык, гаделлек һәм мәрхәмәтлек, якыннарга мәхәббәт символы булып тора. Күп гасырлык ислам традицияләрен саклап, мөселманнар илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклауга зур өлеш кертә, җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, энергия һәм игелекле эшләр башкару өчен көч-куәт телим», диелгән котлау хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot