news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин “Россия — мөмкинлекләр иле” оешмасын төзеде

“Россия — мөмкинлекләр иле” - Россия Президенты указы нигезендә булдырылган коммерцияле булмаган оешма шундый исем алды.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Сельвина Илькаева). Россия Президенты Владимир Путин “Россия — мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган оешма төзү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Коммерцияле булмаган оешма гражданнарның социаль мобильлеген арттыру, шәхес буларак һәм һөнәри өлкәдә үз мөмкинлекләрен файдалануны тәэмин итү максатыннан төзелә һәм автоном хокуклы була.

Оешма мөлкәте бюджет ассигнованиеләре, хәйрия акчалары һәм взнослар хисабына булдырылачак.

Россия Президенты администрациясе оешманың эшчәнлеген, карарлар кабул итүне, аларның үтәлешен тәэмин итүне контрольдә тотачак.

Закон проекты имзаланган көннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100