news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия мәктәпләрендә латинны өйрәнүләрен белеп гаҗәпкә калган

РФ Президенты мәктәпләрдә “үле” тел укытылуын беренче тапкыр ишетүен белдергән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең шактый гына мәктәпләрендә латин теле укытылуын белеп гаҗәпләнгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Латин телендәге «Ave, Caesar, morituri te salutant» («Славься, Цезарь, идущие на смерть приветствуют тебя!») канатлы фразаны әйтеп, РФ Президенты мәктәпләрдә “үле” тел укытылуын беренче тапкыр ишетүен белдергән.

Путинның “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы лауреатлары белән очрашуы вакытында әлеге бәйгенең җиңүчесе Александр Шагалов мәктәп программасында латин теле укытылу турында сүз кузгаткан. Шагалов мәктәпләрдә латинны өлешчә, университетта укыганда җиңел булсын өчен укытырга кирәклеген билгеләп үткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot