Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россия көрәшне дәвам итәргә әзер һәм җиңү безнең якта булачак
Россия көрәшне дәвам итәргә әзер һәм җиңү безнең якта булачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин БРИКС әгъзасы булган илләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Искәртик, бу чарада Россия лидерыннан «Украинадагы конфликт кайчан тәмамланырга мөмкин» дип сорадылар. Җавап итеп, Путин билгеләп үткәнчә, Россия белән бу көрәштә НАТО илләре көрәшә, әмма «наточылар» моны «украиналылар кулы» белән эшли. Шуңа күрә Украина конфликтын тәмамлау сроклары турындагы сорауны альянста катнашучы илләрнең лидерларына бирергә кирәк, дип өстәде Россия Президенты.
«Соңгы вакытта Россия армиясе, һичшиксез, иң югары технологиялеләрнең берсе генә түгел, ә яу кырында иң сәләтлеләрнең дә берсенә әверелә. Ә «наточыларны» безнең белән сугышу кайчан туйдыра, моны алардан сорарга кирәк. Без бу көрәшне дәвам итәргә әзер һәм җиңү безнең якта булачак», - диде Путин, куелган сорауга җавап биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз