Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Россия Кораллы көчләренең штат санын 1,5 миллион хәрби хезмәткәргә кадәр арттырды
Россия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләрнең штат санын 2 миллион 389 мең кешегә кадәр арттырды, шулар арасында 1,5 миллион хәрби хезмәткәр. Указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.
«Россия Федерациясе Кораллы көчләренең штат санын 2 389 130 кеше, шул исәптән 1 500 000 хәрби хезмәткәр итеп билгеләргә», – диелә документта. РФ Хөкүмәтенә Россия Саклану министрлыгына федераль бюджеттан бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне алдан исәпләү йөкләнгән.
Указ 2024 елның 1 декабреннән үз көченә керә.
Узган юлы штат саны 2023 елның декабрендә арттырылды, ул 2 209 130 кешене, шул исәптән 1 320 000 хәрбине тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз