news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия Конституциясен үзгәртү кирәклеген күрмим диде

Россия Президенты 1993 елгы Конституциянең потенциалы бетмәде, дип белдерде.

Путин Россия Конституциясен үзгәртү кирәклеген күрмим диде
архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин Конституцияне үзгәртү зарурлыгы юк дип саный. Бу хакта ул Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Бүген кайбер сәяси, иҗтимагый берләшмәләр яңа Конституция кабул итү мәсьәләсен куя. Шунда ук җавап бирергә телим: мондый ихтыяҗ юк дип саныйм. 1993 елгы Конституциянең потенциалы әле бетмәгән, ә конституцион корылыш фундаменталь нигезләре, кеше хокуклары һәм ирекләре әле күп дистә еллар Россия җәмгыяте өчен ныклы кыйммәтле база булыр дип өметләнәм», — диде Владимир Путин.

  • Конституция - дәүләтнең төп законы — Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.

Бүген Россия Президентының Федераль Җыенга еллык Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.


news_right_1
news_right_2
news_bot