news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны имзалады

Конституциягә үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүеннән соң, ә аларны кабул итү тәртибе – закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ук үз көченә керә.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә «Ачык хакимиятне оештыруның һәм функцияләүнең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында»гы төзәтмә хакында федераль законга кул куйды. Документ Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Яңалыктан күренгәнчә, Төп законга үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүеннән соң үз көченә керергә тиеш, аларны кабул итү тәртибе закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ук була.

Хәзер Конституциягә элек эшләнгән төзәтмәләрне Россия Конституция суды карарга тиеш. Әгәр ул 3-8нче бүлекләрдәге үзгәрешләр Конституциядә 1, 2 һәм 9нчы бүлекләрдә беркетелгән нормаларга туры килә дип санаса, төзәтмәләр бөтен халык тавыш бирүенә кертеләчәк.

Закон проекты дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланганчы, аны Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм илнең барлык төбәкләренең, шул исәптән Татарстанны да кертеп, закон чыгару органнары хуплады.


news_right_1
news_right_2
news_bot