news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия, көчләп тагылган брендлардан баш тартып, үз базарын актив рәвештә үзләштерә

Путин: Россия, көчләп тагылган брендлардан баш тартып, үз базарын актив рәвештә үзләштерә
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин ВТБның «Россия чакыра!» форумында Россиянең үз базарын актив рәвештә үзләштерүе һәм көчләп тагылган хезмәтләр, брендлар, арадашчылардан баш тартуы турында белдерде.

«Финансларда, сәнәгатьтә һәм куллану базарында без көчләп тагылган хезмәтләр, брендлар, арадашчылардан акрынлап баш тартабыз. Асылда, без үзебезнең базарны актив рәвештә үзләштерү белән шөгыльләнәбез», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ул моның уңай нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтте. Агымдагы елда 3,2 процентка үскән Россиянең эчке тулаем продукты да моңа дәлил булып тора. «Ул бүген Көнбатышның санкцияләр һөҗүменә кадәрге чорга караганда югарырак», - дип белдерде Президент.

Мәскәүдә ВТБның «Россия чакыра!» инвестиция форумы ике көн (7-8 декабрь) дәвам итәчәк. Ул «Глобальләшүдән башка тормыш: мөстәкыйль икътисадларны берләштереп» дигән темага багышлап үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot