news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә һәркемне күрергә шат булачак

Путин: Россия Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә һәркемне күрергә шат булачак
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилее билгеләп үтеләчәк. РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә белдергәнчә, Россия Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә килергә теләгән бөтен кешене дә күрергә шат булачак.

«Без бу көннәрдә Мәскәүдә безнең белән булырга һәм әлеге датаны билгеләп үтәргә теләгән бөтен кеше өчен дә ачык», - диде дәүләт башлыгы.

«Без барысын да, шул исәптән нацизмны Җиңүгә өлеш кертүчеләр - Гитлерга каршы коалициядә катнашучыларны да күрергә шат булачакбыз. АКШ һәм Бөекбритания Икенче бөтендөнья сугышында нацизмны Җиңүгә сизелерлек өлеш кертте, әмма аларның югалтуларын советларныкы белән чагыштырып булмый», - дип искәртте Путин.

«Россия совет халкының нацизмны Җиңү хакына нинди корбаннар бирүен беркайчан да онытмаячак», - дип өстәде ул. «Башка илләрдә моны онытырга тырышулары – аларның эше», - дип сүзен төгәлләде РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100