news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиадада җиңүләре белән котлады

Россия Президенты сүзләренчә, спортчылар искиткеч техника күрсәтте.

Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиадада җиңүләре белән котлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиада – 2018дәге “алтын” белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Котлау телеграммасында Путин команда рухы, характеры һәм ихтыяр көче сыйфатларын билгеләп узды. Россия Президенты сүзләренчә, спортчылар искиткеч техника күрсәтте.

“Хәзерге җиңү ил хоккей мәктәбенең бик яхшы традицияләрен дәлилләүче шаһит булды, яшь спортчылар өчен ачык ориентир”, - диелгән телеграммада.

news_right_1
news_right_2
news_bot