Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россия һәм АКШ арасында озак вакытлар бик яхшы һәм үзенчәлекле мөнәсәбәтләр булды
РФ Президенты Владимир Путин Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең тарихы турында искәртте, озак вакыт дәвамында илнең уртак мәнфәгатьләр табуын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Россия-1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» программасы өчен интервьюда белдерде. Әңгәмәнең өзеген журналист Павел Зарубин Телеграм-каналына куйды.
«Бездә бит һәрвакыт озак вакыт дәвамында Кушма Штатлар белән бик яхшы һәм үзенчәлекле мөнәсәбәтләр булды. Без бит аларның Бөекбританиядән бәйсезлеккә омтылышын хупладык. Без чыннан да корал бирдек, акчалата ярдәм иттек. Аннары Төньякка Гражданнар сугышы барышында (Төньяк-Көньяк) ярдәм иттеләр», - диде Владимир Путин.
«Шулай булгач, менә бу мәгънәдә безне берләштергән әйберне таптык», - дип йомгаклады Россия лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз