news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия халыкларының теленә һәм мәдәниятенә ярдәм итү илебез өчен бик мөһим

Владимир Путин Марий Элдан килгән журналистның соравына җавап бирде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә илдә халык һөнәрчелегенә өстәмә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

«Безнең күпкырлы, күпмилләтле илебез өчен Россия халыкларының телләренә, үзенчәлекле мәдәниятләренә ярдәм итү бик мөһим», — дип җавап бирде Владимир Путин Марий Элдан килгән журналистның соравына.  

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта кайбер карарлар кабул ителгән, шул исәптән халык һөнәрләре белән шөгыльләнүчеләр һәм алга таба да шуның белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр өчен белем бирү буенча да карарлар бар.

«Бар нәрсә дә тиешенчә эшләнмәгән дигән фикер белән килешәм. Марий Эл да, һәм аңа якын булган башка республикалар да үзенчә уникаль. Анда баргач кешеләрнең ничек яшәгәнен күргән идем, көндәлек тормышта, көнкүрештә алар элекке буыннардан калганнарны куллана, аларга мөнәсәбәте сакчыл. Әлбәттә, боларга ярдәм итү теләге туа», — диде Путин.

Владимир Путин моны үзе өчен билгеләп куюын һәм әлеге өлкә өчен өстәмә эшләп булачак чараларның барысын да эшләргә тырышачакларын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot