Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия халкына тиешле ташламалар мәгълүматы алу турындагы законга кул куйды
Мәгълүматны хакимият органнарында, колл-үзәк яки дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхсән алырга мөмкин.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә тиешле ташламалар турындагы мәгълүматны үзләре теләгән ысул белән сайлау алу хокукын бирә торган законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Закон буенча бу мәгълүматларны хакимият органында, бердәм колл-үзәк яки дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхсән алырга мөмкин.
Яңа кагыйдәләр нигезендә дәүләт ярдәме чаралары турында үтеп керү кыен булган районнарда яшәүчеләр үз вакытында белә алачак. Бу, аерым алганда, бала тууга, инвалидлыкка яки пенсия яше җитүгә кагыла.
Россиядә социаль ярдәм чаралары тиеш булган 54 млн кеше яши, әмма тиешле ташламалар турында бөтен кеше дә белми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз