news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия халкын сайлауларда катнашырга чакырды

Россия Президенты илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын әйтте.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин ил гражданнарын якшәмбе көнне, 18 мартта, узачак сайлауларда катнашырга чакырды. RT телеканалында Владимир Путин мөрәҗәгате чыкты.

Россия лидеры Конституция нигезендә илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын белдерде һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә халык ихтыярына бәйле икәнлеген искәртте.

В. Путин гражданнарны сайлау участокларына килергә чакырды. «Бөек, яраткан Россиябезнең киләчәген сайлау хокукыннан файдаланыгыз», - дип өстәде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot