news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия хәрбиләре Украинаның тыныч гражданнарын саклау өчен барысын да эшли

Россия Президенты Европа советы рәисе белән Украинадагы гуманитар вазгыять турында фикер алышты.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Европа советы рәисе Шарль Мишель телефоннан сөйләште. Аралашу барышында Россия лидеры Украинада махсус операция уздыру белән бәйле ил позициясен бәян итте.

Шул исәптән Украинадагы гуманитар вазгыять турында да фикер алышты. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Владимир Путин Россиянең Хәрби көчләре беренче тапкыр гына гуманитар коридорларны ачмый һәм тыныч гражданнарның тормышын саклау өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә, дип сөйләде. Шул ук вакытта Украина милләтчеләре террорчыларның тактикасын гади гражданнары белән капланып файдаланалар.

«Россия Хәрби көчләре инде берничә тапкыр халыкны гуманитар коридорлар буенча эвакуацияләү өчен тынлык режимын игълан итте, дип билгеләп үтелде. Шул ук вакытта Украина милли батальоннары тыныч халыкка карата көч куллану һәм төрле провокацияләр белән каршылык күрсәтә», диелә Кремль хәбәрендә.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Президенты Евросоюзны кешеләрнең тормышын саклап калуга реаль өлеш кертергә, шулай ук Киев хакимиятенә аларны гуманитар хокукны сакларга мәҗбүр итеп, басым ясарга чакырды.

Моннан тыш, Путин Украина вәкилләре белән сөйләшүләрнең өченче этабын бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100