Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Россия гражданлыгын алуны гадиләштерү тәкъдимен хуплады
Дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгын һәр очракка аерым игътибар белән карарга өндәде.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданлыгын алу процедурасын гадиләштерүне хуплады. Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә әйтте.
Илдә гадиләштерелгән тәртиптә Россия гражданлыгын алу мөмкинлеген Донбасс халкына бирделәр. Шулай ук ватандашлар өчен күченү һәм гражданлык алу процедуралары да җиңеләйтелгән, дип искәртте дәүләт башлыгы.
«Алга таба да законнар базасын камилләштерергә кирәк, ә иң мөһиме — бу юнәлештә хокук куллану практикасын. Мин һәр конкрет очракка игътибар итүегезне һәм үз язмышларын Россия белән бәйләргә теләгән кешеләргә карата яхшы, кешелекле мөнәсәбәттә булуыгызны сорыйм», — диде ул.
Шул ук вакытта законсыз миграция юлына ышанычлы киртә куярга кирәк, дип өстәде Владимир Путин. Хезмәт базарындагы вазгыять контролендә беренче чиратта Россия гражданнарының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз