Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россия гражданнарының 10-15 проценты ислам динен тота
РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россиядә ислам динен тотучылар саны 10-15 процент тәшкил итә, 15 процентка якынрак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясе барышында Согуд Гарәбстаны энергетика министры Абдель Азиз бен Салман Әл Согуд Россия һәм Согуд Гарәбстанының партнерлык мөнәсәбәтләренә бирелгәнлеге турында белдерде.
Согуд министрына җавап биреп, Путин РФ гражданнарының 10-15 проценты ислам динен тотуына игътибар итте, һәм аларның башка ватаны юк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз