news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия фермерларын “бер урында утырмаска” чакырды

РФ Президенты санкцияләр Россия агросәнәгать комплексы үсешенә уңай тәэсир итте дип саный.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ермакова). РФ Президенты Владимир Путин Россия фермерларына “бер урында утырмаска” өндәде.

Путин көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр Россия агросәнәгать комплексы үсешенә уңай тәэсир итте дип саный. Ләкин фермерлар “бер урында утырмаска” тиеш, чөнки авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч ясаган санкцияләр гел дәвам итмәс. Россия Президенты туган шартлардан  файдалана белергә кирәк, дип билгеләп үтте.

Россия Президенты әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгару, хәрби техника экспортына караганда күбрәк табыш китерә. “2016 елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты бюджетка 16,9 миллиарда доллар китерер дип көтелә”, - диде В.Путин. Шулай ук Россия президенты хакимияткә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм күрсәтүгә игътибар итәргә кушты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100