Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия Федерациясе Дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслады
Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән РФ Дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Документта, аерым алганда, Россия Федерациясенең гамәлдәге телләр күптөрлелеген, РФ республикалары дәүләт телләрен һәм илдә яшәүче халыкларның башка телләрен саклау, үстерү һәм ярдәм итү сәясәтен алып баруы, рус теленең РФ дәүләт теле булуы билгеләп үтелә. РФ халыкларының барлык телләре дә дәүләт ярдәменнән файдалана дип раслана.
Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, «нәкъ менә рус теле гомумроссия гражданлык тәңгәллеген шактый зур дәрәҗәдә билгели, Россиянең мәдәни-гуманитар киңлегенең бердәмлек нигезе булып тора».
Моннан тыш, документта рус теле Россиянең милли байлыгы, «Россия Федерациясенең күпмилләтле халкын һәм дөньяның башка халыкларын Рус дөньясының бердәм мәдәни-цивилизацион гомумилегенә берләштерә торган» Россия һәм дөнья мәдәниятенең мөһим элементы диелә.
РФ республикаларының дәүләт телләрен һәм башка халыкларның телләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү җәһәтеннән дәүләт тел сәясәте юнәлешләре арасында, аерым алганда, түбәндәгеләр искә алынган:
- ихтыяҗ булганда кириллица нигезендә РФ халыклары телләренең алфавитларын әзерләү, сүзлекләр, белешмәләр һәм грамматикалар әзерләү һәм аларның эчтәлеген яңарту, орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен төгәлләштерү, норматив сүзлекләр, белешмәләр һәм грамматикалар исемлеген формалаштыру һәм раслауны тәэмин итү;
- РФ республикаларының дәүләт телләре буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм дәүләт линейкасын булдыру;
- рус телен һәм әдәбиятын укытуның бердәм методологиясе белән үзара бәйләнештә РФ республикаларының дәүләт телләрен һәм РФ республикаларының дәүләт телләрендәге әдәбиятны укытуның бердәм методологиясен булдыру;
- РФ халыклары телләрен өйрәнү өчен заманча фәнни-методик комплекслар әзерләү;
- Россия Федерациясе халыклары телләрен база тел технологияләре белән тәэмин итү (машина белән тәрҗемә итүне һәм дөрес язуны тикшерү системасын да кертеп);
- ил халыклары телләреннән тәрҗемә итү традицияләрен саклау һәм бу юнәлештә үзебезнең мәктәпне үстерү, шул телләрдә иҗат ителгән әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү, аларны бастырып чыгару һәм тарату эшчәнлегенә ярдәм итү;
- Россия Федерациясе халыклары телләрендә басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә социаль әһәмияткә ия программалар, шулай ук бу телләрдә социаль яки белем бирү әһәмиятенә ия сайтлар булдыручы һәм таратучы оешмаларга ярдәм күрсәтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз