news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия эшмәкәрләренең "Нотр-Дам" соборын төзекләндерүдә катнашырга әзер булуын әйтте

"Собор - Франция символы гына түгел, бөтен Европа цивилизация, Европа мәдәнияте символы", - дип әйткән Владимир Путин.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Париждагы янгыннан зыян күргән "Нотр-Дам" соборын төзекләндерүдә илдәге эшмәкәрләр дә катнашырга әзер булуын әйтте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Франция эшмәкәрләре төзекләндерүдә катнашырга әзер булуын беләм. Сезнең белән Франциядә эшләүче Россия компанияләре дә әлеге эшкә катнашырга әзер булуын да беләм", - дигән Путин француз бизнесы вәкилләре белән очрашуда.

Владимир Путин Эмманюэль Макронның соборны төзекләндерү планнары гамәлгә ашачагына ышануын да белдергән.

Россия дәүләте башлыгы соборда янгын чыгуга борчылуын да сөйләгән. Ул "собор - Франция символы гына түгел, бөтен Европа цивилизация, Европа мәдәнияте символы", дип әйткән.

"Без барыбыз да кызганабыз, барыбыз да бу хәлгә күз яшьләре аша карап тордык", - дигән Путин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot