news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышын уздырачак

Илнең төп законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары дәүләт башлыгына төзәтмәләр вариантларын тәкъдим итәргә әзер.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген РФ Президенты Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ел саен үткәрелә торган киңәйтелгән утырышында катнашачак һәм ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән чираттагы очрашу уздырачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында гадәттәгечә 2019 елда эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм 2020 елга эшнең төп юнәлешләрен билгеләячәкләр.

Дәүләт башлыгының илнең төп законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуында «закон чыгару һәм башкарма хакимият, фән, сәнгать органнары вәкилләре, шулай ук күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашачак», - дип искәртелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ» элек эшче төркем әгъзалары Владимир Путинга төзәтмәләрнең үз вариантларын тәкъдим итәргә әзер булуын хәбәр иткән иде. «Без текст әзерләү буенча финиш сызыгына чыгабыз», – дип аңлатма бирде вазгыятькә Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100