Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россия Украина низагын тәмамлау юнәлешендә хәрәкәт итә
Россия Украина низагын тәмамлау юнәлешендә хәрәкәт итә. РФ Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты кысаларында узган Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Моди Украина низагы темасын кузгатты. Һиндстан Премьер-министры килеп туган проблемаларны тыныч юл белән хәл итү кирәклеген билгеләп үтте һәм бу юнәлештә хәрәкәт итүне дәвам итәргә чакырды. Ул шулай ук моның белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга тәкъдим итте һәм сентябрь аенда Нью-Делида узачак БРИКС саммитына Путинның сәфәреннән көтелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.
«Бик зур рәхмәт, хөрмәтле Премьер-министр. Без әлеге юлдан хәрәкәт итәбез», – диде Путин Модиның чыгышына җавап итеп.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз