news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия дөньядагы иң зур икътисади державалар дүртлегенә керәчәк

Якын киләчәктә Россиянең дөньядагы иң зур икътисади державалар дүртлегенә керү ихтималы бар. Бу хакта Федераль Җыенга еллык юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Икътисад үсеше темплары һәм сыйфаты якын киләчәктә без алга тагын бер адым ясап, дөньядагы иң зур икътисади державалар дүртлегенә керә алачакбыз дип өметләнергә, һәм, хәтта ышандырып әйтергә мөмкинлек бирә», – диде дәүләт башлыгы.

Бу россиялеләрнең кереме арту буларак үзгәрергә тиеш, диде Путин.

Узган елда Россия икътисады дөньякүләм темпларга караганда югарырак үскән. «Бу күрсәткеч буенча без ЕСның әйдәп баручы илләрен генә түгел, ә Зур җиделек дәүләтләрен дә узып киттек», – диде Путин. Моңа соңгы дистә елларда эшләгән төп көч запасы ярдәмендә ирешелгән. Икътисад күпкә катлаулырак һәм технологик була бара, димәк, күпкә тотрыклырак та була, дип саный Россия лидеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot