Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Президенты Владимир Путин Чик сакчылары көне уңаеннан видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул Россия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе хезмәте шәхси составын һәм гражданнар персоналын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Президентның мөрәҗәгате Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә гомерен дәүләт чикләрен саклауга багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт белдерде:
«Россия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе хезмәте шәхси составын һәм гражданнар персоналын һөнәри бәйрәм – Чик сакчылары көне белән котлыйм. Ветераннарга, гомерен Туган илнең чикләрен саклауга багышлаган кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре һәм иң җылы теләкләр», - дип билгеләп үтте президент.
Путин Россия чик сакчыларының илнең иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешен билгеләп үтте, бигрәк тә аларның махсус хәрби операция кысаларындагы гамәлләрен ассызыклады:
«Махсус хәрби операция барышында Россия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе органнары бүлекчәләре катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итүдә үзен күп тапкырлар батырларча һәм намус белән күрсәтте. Алар хәзер дә шулай ук грамоталы, чыдам һәм куркусыз рәвештә эш итә».
Президент Бөек Ватан сугышы чорындагы чик сакчыларының батырлыгы белән параллель үткәрде, 1941 елның июнендә нәкъ менә алар беренче булып сугышны кабул итүен искәртте:
«Без 1941 елның июнендә чик буе заставасы сугышчылары кебек дошманны беренче булып каршы алучыларны һәрвакыт хәтерләячәкбез. Аларның үлемсез батырлыгы бөтен халык белән каршы торуның, чын Ватан сугышының символы, Бөек Җиңү хәбәрчесе булды», - дип билгеләде президент.
Ул шулай ук хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар, иминлек һәм якыннарына ныклы сәламәтлек теләде.
«Туган илгә һәм халкыбызга намуслы, тугры хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бәйрәм белән!» - дип өстәде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз