news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану, электромобильләр саны артудан, мөһимрәк

Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану электромобильләр саны артудан мөһимрәк, дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза.

Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Дөнья автомобиль төзелеше тармагы электромобильләр куллануга омтыла. “Әлбәттә, безнең ил өчен газ-мотор ягулыгы куллану өстенлекле булып тора”, - диде Путин.

Бу экологик яктан да мөһим. “Электр энергиясе алу өчен башта аны җитештерергә кирәк һәм аның шактый өлеше күмер ягып җитештерелә”, - дип белдерде В.Путин.

Ул киңәшмәдә газ-мотор ягулыгын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Бу уңайдан Газпром директорлар советы рәисе, РФ Президентының Экспортер илләр форумы белән үзара бәйләнеш буенча махсус вәкиле Виктор Зубков доклад белән чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100