news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия беркайчан беркемгә янамады һәм янамый

Россия беркайчан да беркемгә дә янамады һәм янамый, киресенчә, ул хезмәттәшлеккә омтыла. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен дәүләт бүләкләре һәм премияләр тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

«Беренчедән, Россия беркайчан да беркемгә дә янамады һәм янамый», – диде Россия лидеры, дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән чит ил кешеләренә адресланып.

«Икенчедән, без хезмәттәшлеккә омтылабыз», - дип өстәде Владимир Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot