news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия базарында үзебездә җитештерелгән даруларның өлешен арттырырга чакырды

Эчке базарда үзебездә җитештерелгән даруларның өлешен арттыру өчен Россия фарминдустриясе үсүен дәвам итәргә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Калининград, Саранск һәм Санкт-Петербургта яңа фармацевтика заводлары ачылышында шулай дип белдерде.

«Безгә Россия субстанцияләрен эшләп чыгаруны һәм эчке базарда үзебездә җитештерелгән препаратларның өлешен арттыру, чит ил тәэмин итүчеләренә карата бәйсезлекне ныгыту мөһим. Бу бигрәк тә кайвакыт безнең өчен күп кенә кыенлыклар тудыра торган тәэмин итүчеләргә кагыла», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, моның өчен җиһазларны яңартырга һәм яңа производстволар төзергә, фәнни-тикшеренү лабораторияләренең кадрлар һәм матди-техник потенциалын үстерергә, белгечләр (технологлар, фармацевтлар, провизорлар) әзерләүне яхшыртырга кирәк. Владимир Путин шулай ук Хөкүмәтнең тармакка ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерүне дәвам итәчәген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100