Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия – АСЕАН саммитында унлап ике яклы очрашу үткәрәчәк
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак Россия – АСЕАН саммиты кысаларында унлап ике яклы очрашу үткәрәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Саммитта Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) барлык 11 иленнән делегацияләр катнашачак. Кремль материалларына караганда, Россия лидеры берләшмәгә керүче тугыз дәүләтнең вәкиле белән очрашачак. Алар арасында – Филиппин президенты Фердинанд Маркос, Бруней-Даруссалам солтаны Хассанал Болкиах, Вьетнам премьер-министры Ле Минь Хынг, Малайзия премьер-министры Анвар Ибраһим.
Шулай ук Таиланд премьер-министры Анутхин Чанвиракун, Сингапур премьер-министры Лоуренс Вонг, Лаос премьер-министры Сонсай Сипхандон, Камбоджа премьер-министры Хун Манет һәм Көнчыгыш Тимор премьер-министры Шанана Гужмао белән сөйләшүләр көтелә.
Брифингта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Россия Президентының Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашачагы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Төркия министры Мәскәүгә килгәндә Россия дәүләт башлыгы белән очрашу теләге белән мөрәҗәгать иткән һәм аның үтенече канәгатьләндерелгән.
Россия белән АСЕАН арасындагы партнерлыкның 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Аның кысаларында 17 июньдә Россия – АСЕАН эшлекле форумы да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз