news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килде

Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия һәм АСЕАН арасындагы партнерлыкның 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Аның кысаларында 17 июньдә Россия – АСЕАН эшлекле форумы оештырылды.

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләгәнчә, саммит программасы бүген кич 18:00 сәгатьтә Галиәскар Камал исемендәге театрда делегация башлыклары хөрмәтенә Россия лидеры исеменнән оештырылган тантаналы кабул итү белән башлана. Владимир Путин башта театр фойесында делегация башлыкларын сәламләячәк, аннан соң концерт программасы һәм рәсми кабул итү узачак.

Россия Президентының саммит кысаларындагы беренче ике яклы очрашулары бүген, 17 июньдә, башлана. Төп чаралар иртәгә, 18 июньдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылачак.

Пленар утырышны саммитның рәистәшләре – Владимир Путин һәм быел АСЕАНда рәислек итүче Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачып җибәрәчәк. Ачык өлештән соң фикер алышулар ябык режимда дәвам итәчәк.

Аннары делегация башлыкларының Евразиядәге интеграцион процессларга багышланган эшлекле иртәнге ашы була. 18 июньдәге программа нәтиҗәләре буенча Россия һәм Филиппин президентлары массакүләм мәгълүмат чаралары өчен белдерүләр ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot