news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия – АСЕАН эшлекле форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады

Путин Россия – АСЕАН эшлекле форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин бүген Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты кысаларында узачак Россия-АСЕАН эшлекле форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, быелгы форум аерым әһәмияткә ия, Россия белән АСЕАН мөнәсәбәтләренә быел 35 ел тула.

«Бу вакыт эчендә без күп планлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупладык, тотрыклы элемтәләр урнаштырдык, шул исәптән Ассоциациянең эшлекле консультатив советы белән Россия – АСЕАН эшлекле советы арасында да киләчәккә яхшы нигез булдырдык», – дип өстәде ул.

Россия Президенты партнерлар алдында торган иң мөһим бурычларны санап чыкты. Бу, аерым алганда, «ясалма фәһем нигезендә цифрлы продуктларны актив кертү, тотрыклы цифрлы платформалар формалаштыру». Энергетика һәм азык-төлек иминлеге мәсьәләләре буенча багланышлар, алдынгы технологияләр алмашу, тыныч атом, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлек актуаль булып кала.

«Шул ук юнәлешләрдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Евразия икътисади берлеге һәм форумда катнашкан башка берләшмәләр буенча партнерларыбызның эшләве мөһим», - дип ассызыклады ул.

«Россия – АСЕАН саммиты карарлары үзара файдалы сәүдә, инвестицияләр, сәнәгать кооперациясен алга таба үстерү, эшмәкәрлек бергәлекләренең турыдан-туры диалогын киңәйтү мөмкинлекләрен тәэмин итәчәк, шуның белән бергә дәүләтләребезнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк, дип ышанам», - дип йомгаклады Владимир Путин һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Россия – АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Аның кысаларында 17 июньдә шулай ук Россия – АСЕАН эшлекле форумы узачак.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда барлыкка килә һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot