news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия армиясен коралландыру перспективалары турында сөйләде

Стратегик атом-төш көчләре ныклап куллануга тулы әзерлектә. Бу хакта Федераль җыенга еллык юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Коралландыру өлкәсендә без планлаштырган һәм мин 2018 елгы юлламада сөйләгән эшләр башкарылган, бу эш төгәлләнеп килә», – диде Президент.

«Кинжал» гипертавышлы авиация комплексы корал буларак куллануга әзер, ул махсус хәрби операция барышында аеруча мөһим максатларга ирешүдә бик яхшы файдаланыла. Яуда «Циркон» гипертавышлы комплексы да кулланылды. «Авангард» гипертавышлы блоклар, «Пересвет» лазер комплекслары да хәрби кизүдә тора, Чикләнмәгән ераклыкка исәпләнгән «Буревестник» канатлы ракета һәм «Посейдон» пилотсыз су асты аппараты сынаулары тәмамланып килә», – дип сөйләде Путин.

Ул бу системалар югары, уникаль характеристикаларын дәлилли алуын искәртте.

«Гаскәрләргә беренче авыр «Сармат» баллистик ракеталары куелды, без аларны тиздән хәрби кизүлектә сынап караячакбыз. Тагын башка перспективалы кораллы системалар өстендә эш дәвам итә, галимнәребезнең яңа казанышлары турында да әле беләчәкбез», – дип белдерде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100