news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия армиясе санын арттыру турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хәрби көчләре санын арттыру турындагы указга кул куйды. Документ Россиянең рәсми хокукый актлары сайтында басылып чыккан.

Хәрбиләр саны 2640 кешегә арткан, элек ул 1,5 миллион солдат тәшкил иткән. Шул ук санга гражданнар персоналы – пешекчеләр, машина йөртүчеләр һәм медиклар саны арткан – элек алар 2 389 130 булган.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр армия саны 2024 елның 16 сентябрендәге указда билгеләнгән иде. Ул вакытта да хәрбиләр саны арткан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot