news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия 2018 елгы чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрәчәген вәгъдә итте

Россия Президенты сүзләренчә, чемпионатта әйдәп баручы уенчылар бөтен осталыкларын эшкә җигеп, чын зур футбол күрсәтергә тиеш.

Путин Россия 2018 елгы чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрәчәген вәгъдә итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 2018 елгы Дөнья чемпионатын зур түземсезлек белән көтәләр һәм бу вакыйганы югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык көчләрен куячаклар. Бу хакта Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин 2018 елгы Дөнья чемпионаты финал турниры җирәбәсе тантанасында белдерде, дип яза «Известия».

Россия Президенты сүзләренчә, чемпионатта әйдәп баручы уенчылар бөтен осталыкларын эшкә җигеп, чын зур футбол күрсәтергә тиеш.

Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты матчларына үз командалары өчен җанатарга килүчеләр онытылмаслык хис-кичерешләр белән калырга тиеш, дип белдерә РФ Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot