Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Роснефть һәм Башнефтьне хосусыйлаштырудан Россия бюджеты 1 трлн 100 млрд керем алды
Аларны сату икътисад структурасын яхшырту, компания идарәсенең сыйфатын күтәрү өчен мөһим иде, дип билгеләп үтте Президент.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Россия Президенты Владимир Путин бүгенге зур матбугат конференциясендә, дәүләт компанияләренең өлешен сату ил икътисады структурасын яхшырту һәм компания идарәсенең сыйфатын күтәрү өчен мөһим иде, дип белдерде.
“Безнең дәүләт предприятиеләре пакетының бер өлешен сатуыбыз бюджет чыгымнарының ниндидер аерым юнәлешләренә акча юклыктан түгел. Без моны берничә нәүбәттән эшлибез. Бу икътисад структурасын яхшырта, яңа милекчеләр китерә: Glencore трейдерлык компаниясе һәм Катар дәүләт фонды компания белән идарә итүнең сыйфатын күтәрәчәк”, - дип ачыклык кертте Президент.
Акча мәсьәләсендә Владимир Путин, килешүләр буенча түләүләр тулы күләмендә башкарылды, диде. “Акча Россия Федерациясе бюджетына тулы күләмдә күчерелде. Башнефть өчен Роснефть үзе 300 млрд сумнан артык түләде, ә чит илләрдәгеләр үз өлешен күчерде - анысы 700 млрд сумнан артык. Тулаем алганда, бюджет Башнефтьне сатудан һәм Роснефтьтән 19,5 процент – барысы 1 трлн 100 млрд чамасы акча алды”, - дип нәтиҗә чыгарды Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз