Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Росгвардиягә төбәк башлыкларын саклауны йөкләргә тәкъдим итте
Президент тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты нигезендә, губернаторларны саклау хезмәте килешү буенча гына күрсәтеләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына Росгвардиягә Россия төбәкләре субъект башлыкларын саклау вәкаләтләрен бирү турындагы закон проектын кертте. Әлеге документ парламентның түбән палатасы электрон мәгълүматлар базасында дөнья күргән.
Закон проекты нигезендә, губернаторларны саклау хезмәте килешү буенча гына күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, закон проекты тарафыннан «башка затлар»ны саклау да күздә тотыла. Әлеге хезмәтләр «кагыйдә буларак, килешү нигезендә» күрсәтелергә тиеш.
Россия төбәкләре башлыкларын саклау буенча хезмәтләрнең тарифлары Хөкүмәт тарафыннан билгеләнәчәк.
Закон рәсми төстә басылып чыкканнан соң 180 көн үткәч үз көченә керер, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз