news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Росатом» хезмәткәрләре һәм ветераннарын корпорациянең 10 еллыгы белән котлады

Дәүләт корпорациясе дөньякүләм атом-төш технологияләре базарында әйдәп баручыга әверелде, дип искәртте Россия Президенты.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Росатом» хезмәткәрләре һәм ветераннарын корпорациянең 10 еллыгы белән котлады. Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт корпорациясе бу еллар эчендә дөньякүләм атом-төш технологияләре базарында әйдәп баручыга әверелде, дип искәртте Россия Президенты. Аның сүзләренчә, атом сәнәгате илнең оборона сәләтен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

«Корпорация Россия атом тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Атом станцияләрендә электр энергиясе эшләп чыгару сизелерлек артты, Россия һәм чит илләрдә дистәләгән энергия блоклары ачылды», - диелә Россия Президентының котлау текстында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100