news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Әрмәнстан Президенты белән илләр арасында хезмәттәшлек турында телефоннан сөйләште

Сөйләшү әрмән ягы тәкъдиме белән оештырылган.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә сөйләшүнең әрмән ягы тәкъдиме белән узуы әйтелгән.

Сәясәтчеләр гомуми интеграцион берләшмәләрдә, шул исәптән Коллектив куркынычсызлык турында Килешү оешмасында ике яклы багланышлар һәм хезмәттәшлек турында фикерләште.

  • Беренче тапкыр ике ил лидеры быел Сочида 14 майда очрашты. Никол Пашинян 8 майда Премьер-министр булды. Әрмәнстан Милли җыены оппозицион лидерны Хөкүмәт башлыгы итеп икенче омтылыштан соң сайлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot