news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ришвәткә каршы көрәш ачык булачак дип белдерде

Президент сүзләренчә, ришвәт җинаятьләре буенча барлык җинаять эшләре ахырына кадәр җиткереләчәк.

Путин ришвәткә каршы көрәш ачык булачак дип белдерде
архив

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Ришвәткә каршы көрәштә иң мөһиме - җәзаның котылгысыз булуы, эзлеклелек һәм кыюлык. Шуңа да ришвәткә каршы көрәш ачык булачак, дип әйтте Путин. Бу хакта Россия Президенты туры элемтәдә хәбәр итте.

“Ришвәт җинаятьләре буенча барлык җинаять эшләре ахырына кадәр җиткереләчәк. Мин моның өчен җаваплылык тоям”, - диде Владимир Путин.

“Әгәр без җинаять, ришвәт белән, гражданнар хисабына җанлы эш алып барабыз икән, без, беренчедән, һәрвакыт тикшерү эшләрен ахырына кадәр җиткерергә тиеш, икенчедән, моны ачык эшләргә кирәк", - диде Президент турыдан-туры элемтә вакытында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot