news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Рифат Сабитовны Иҗтимагый палата әгъзасы итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин РФ Иҗтимагый палатасының яңа составының 40 әгъзасын раслады. Шуларның берсе итеп җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, БДТРК генераль директоры урынбасары - БДТРК төбәк бүлеге департаменты башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рифат Сабитов сайланды.

«Рифат Сабитовны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп расларга», диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.

Рифат Сабитов 1956 елның 30 апрелендә Мәскәүдә туган. Ул Мәскәү электротехника элемтә институтын һәм Мәскәү югары партия мәктәбенең журналистикасы бүлеген тәмамлый. 1978 елдан 1991 елга кадәр СССР Дәүләт телерадиосының төп редакциясендә эшли. Ул 2010 елдан бирле Россия телевидениесе академиясе әгъзасы. Хәзер Рифат Сабитов БДТРК генераль директоры урынбасары - төбәк департаменты җитәкчесе булып эшли, төбәк телерадиокомпанияләре эшчәнлеген җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot