news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия Хөкүмәте эшенә бәя бирде

Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры элемтә барышында РФ Хөкүмәте эше канәгатьләнерлек, нәтиҗәле булуын һәм Хөкүмәт илнең киләчәге өчен күп эшләвен белдерде.

«Киләчәк турында һәрвакыт уйларга кирәк! Иң авыр чорларда, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да, без киләчәкне уйлаганбыз. Соңрак ачыкланганча, уйлап, дөрес тә эшләгәнбез. Безнең Хөкүмәт тә киләчәкне кайгырта, бурычлар, илкүләм максатлар куя. Бу искиткеч», – дип бәяләде Путин.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы тармак юнәлешендә эшләүне арттыру начар булмас иде, дип тә искәртте. Производствоның аерым тармаклары үсеше турында уйлау зарурлыгын әйтте. Путин вакытында кабул ителгән карарлар мөһимлегенә дә игътибар юнәлтте.

«Бәяләр үсеше – начар күренеш. Ләкин, макроикътисади күрсәткечләрне саклап калып, аны да җиңәрбез дип ышанам», – дип өстәде РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100