news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясендә үзенең беренче урынбасары итеп Медведевны билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин яңа вазифа – РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясендә үзенең беренче урынбасарын булдырды. Бу вазифаны РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев биләячәк, диелә Россия Президенты указында.

«Комиссия аның рәисе, рәиснең беренче урынбасары, рәис урынбасары һәм әгъзалары составында формалаша», диелә указда.

Комиссия рәисенең беренче урынбасары эшчәнлек юнәлешләре нигезендә аның компетенциясендәге мәсьәләләрне карау һәм аларны хәл итүдә тәкъдимнәр әзерләү буенча советлар һәм эш төркемнәре төзергә хокуклы. Шулай ук беренче урынбасар советлар һәм эш төркемнәре турындагы нигезләмәләрне һәм аларның составларын раслаячак.

Моннан тыш, указ нигезендә, комиссиягә Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков керде – ул Игорь Артемьевны (элек Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы иде) алыштырды.

Исегезгә төшерәбез, Путин - комиссия рәисе. Комиссиягә шулай ук вице–премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров керә, ул комиссия башлыгы урынбасары һәм коллегия җитәкчесе вазифаларын били; оборона министры Сергей Шойгу, Генштаб башлыгы Валерий Герасимов, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, шулай ук Тышкы разведка хезмәте, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Росгвардия җитәкчеләре һәм башкалар керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot