news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин РФ Кораллы көчләре санын 1,535 млн хәрбигә кадәр арттыру турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләрнең штат санын арттыру турындагы указга кул куйды. Документта билгеләнгәнчә, гомуми сан 2 426 130 берәмлек була, шуларның 1 535 000 – хәрби хезмәткәрләр, дип хәбәр ителә указда.

1 августтан хәрбиләр саны 25 мең кешегә артачак. Элегрәк, 12 июнь указы нигезендә, аларның саны 1 510 000 кеше иде.

Документ нигезендә, штат санының артуы хәрби-төзелеш бүлекчәләрен булдыру белән бәйле, дип билгеләп үтелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot