news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин РФ Конституциясенең үзгәртелгән текстын бастырып чыгару турында боерык имзалады

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Россия составына ЛНР, ДНР, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре кабул ителү белән бәйле рәвештә Конституциянең үзгәртелгән текстын бастырып чыгару турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«2022 елның 4 октябрендә федераль конституция законнары нигезендә РФ Конституциясенең 65 маддәсендәге 1 өлешенә кертелгән үзгәрешләр белән РФ Конституциясе текстын бастырырга», – диелгән текстта.

Боерык имзаланган көненнән, ягъни 5 октябрьдән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100