news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин РФ Дәүләт Советы консультатив комиссиясенә үзгәрешләр керткән

Яңыртылган комиссия составына Путинның элеккеге тән сакчысы, Тула өлкәсенең хәзерге губернаторы Алексей Дюмин кергән.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”).РФ Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Советы консультатив комиссиясенең яңа составын раслаган.  Документ РФ Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.

Ике кешегә кимегән яңартылган комиссия составына яңа сайланган төбәк башлыклары, аерым алганда, Путинның элеккеге тән сакчысы һәм Тула өлкәсенең хәзерге башлыгы Алексей Дюмин да кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot