Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Резервлар күләме инфраструктурага акча салырга мөмкинлек бирәчәк
Зур шәһәрләрне әйләнеп уза торган юллар, өлкә үзәкләре арасында магистральләр һәм федераль трассаларга чыгу юллары кебек масштаблы проектларга өстенлек биреләчәк.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Илнең резервлар күләме инфраструктурага, бигрәк тә зур шәһәрләрне әйләнеп уза торган юллар, өлкә үзәкләре арасында магистральләр һәм федераль трассаларга чыгу юллары кебек зур проектларга акча салырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Бәяләмәләр буенча, инде җәй көне үк илдәге байлыкның валютадагы күрсәткече эчке тулай продуктның 7 процентын тәшкил итәчәк. Без тотрыклылык һәм иминлек гарантияли торган резервларның күләмнәрен формалаштырдык, димәк, ил икътисады үсешенә өстәмә керемнәр кертә алабыз», — диде дәүләт башлыгы.
Территория өчен инфраструктура чикләүләрен бетерә торган проектларга өстенлек биреләчәк, диде Путин. Болар зур шәһәрләрне урап уза торган автомобиль юллары, өлкә үзәкләре арасында магистральләр, федераль автотрассаларга чыгу юллары булачак.
«Мондый проектлар үз артыннан кече бизнесны, туризмны, төбәкләрдә һәм урыннарга социаль активлыкны ияртәчәк», — диде ул.
Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз