news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Ренат Садыйковка рәхмәт белдерде

Путин Ренат Садыйковка рәхмәт белдерде

РФ Президенты Владимир Путин махсус операция шартларында Донбасс белән гуманитар миссияләрне оештыруга һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен Татарстанның Яшьләр эшләре министры Ренат Садыйковка рәхмәт белдерде.

Министрның ТР балалар лагерьларында ЛНР балаларының ялын оештыруда яңа төбәкләр белән интеграция хезмәттәшлеген җайга салуга һәм үстерүгә, махсус хәрби операция хәрбиләрен кием-салым белән тәэмин итү эшен координацияләүгә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар сәфәрләргә керткән өлеше билгеләп үтелә.

Татарстанның яшьләр оешмалары яңа төбәкләр территориясендә гуманитар миссияләрдә актив катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot