news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин регионнарга күчмә медицина студент отрядларын җибәрергә тәкъдим итте

Казан дәүләт медицина университеты студентлар медицина отрядлары җәйге чорда Краснодар краенда һәм Кырымда эшләгән.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләре студентларыннан отрядлар оештырырга тәкъдим итте. Ул Калининградта җәмәгатьчелек белән очрашуда шул хакта сөйләде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Казан дәүләт медицина университетында оештырылган студентлар медицина отрядлары җәйге чорда Краснодар крае һәм Кырым Республикасының балалар сәламәтләндерү лагерьларында 30 меңнән артык баланы сәламәтләндерүдә катнашты. Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренең 15 меңнән артык пациенты студентлар медицина отрядларының әгъзаларыннан медицина каравы алды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының көйле эше һәм ярдәме перспективалы проектны – Зәй шәһәрендә, Зәй үзәк район хастаханәсе җирлегендә, икенче тапкыр гамәлгә ашырылган «Доктор Зай» округ студентлар медицина отрядын, тәэмин итте.

Хезмәт проектында Идел буе федераль округының 8 субъектыннан студентлар медицина отрядларының әгъзалары катнашты, алар кече һәм урта медицина персоналы буларак эшләделәр.

Шулай ук республиканың студентлар медицина отрядларының вәкилләре Иркутск өлкәсенең «Себер» БСМО, Новосибирск өлкәсенең «Академия» БСМО һәм Архангельск өлкәсенең «Коллегалар» БСМО Бөтенроссия хезмәт проектларында катнаштылар, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100