news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Равил Гайнетдингә «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдинне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»медале белән бүләкләде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләк «Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә бәйле чараларны әзерләүгә зур өлеш керткән, мемориаль эшчәнлек, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия биргән өчен» тапшырылды.

Мөфти Гайнетдин оешкан көненнән бирле «Җиңү» Россия оештыру комитетының әгъзасы булып тора. Комитетны РФ Президенты Владимир Путин җитәкли. Комитет эше буенча аның беренче урынбасары - Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко. «Җиңү» комитеты составында 50дән артык кеше – дәүләт эшлеклеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot